news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ивановода Муса Җәлил шигырьләре төрле телләрдә яңгыраячак

Конкурста төрле милләт һәм төбәк вәкилләре катнаша.

2020 елның 28 февралендә Иваново милләтләр йортында Муса Җәлил әсәрләрен иң яхшы сәнгатьле укуга багышланган халыкара шигырь укучылар конкурсы узачак. Бу хакта Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче этап - сайлап алу туры. Ул агымдагы елның 1-15 февралендә, икенче этап – финал 28 февральдә Иваново шәһәренең Милләтләр йортында узачак.

Конкурсның барлык этапларында да Муса Җәлилнең сайлап алынган бер әдәби әсәре тәкъдим ителергә тиеш. Конкурста төрле милләт һәм төбәк, шул исәптән Татарстан вәкилләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot