news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ивановода Мөселман мәдәни үзәге төзелеше дәвам итә

2018 елның июлендә Ивановода Җәмигъ мәчетенең икенче чираты - Мөселман мәдәни үзәге төзелешенә нигез салдылар. Иваново өлкәсе Диния нәзарәте рәисе һәм мөфтие Фәрит Ляпин бу изге эшне бергәләп, Аллаһ ярдәме белән башкарып чыгуда мәхәллә кешеләренә һәм шәһәр халкына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Дини җыены сайтында.

Шушы вакыт эчендә күп кенә мәхәллә кешеләре актив ярдәм иткән һәм бу төзелештә шәхси катнашкан, Иваново өлкәсе һәм Иваново шәһәре хакимияте ярдәм иткән.

Фәрит хәзрәт Ляпин Мәдәни үзәкне төзү инициаторы булды — дөньяви белгечлеге буенча ул профессиональ төзүче. 20 ел чамасы элек аның турыдан-туры җитәкчелегендә Иваново Җәмигъ мәчете ачыла, ә бүген мөселман җәмгыяте тырышлыгы белән Мөселман мәдәни үзәге төзелеше дәвам итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100