news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ивановода газ шартлаудан биш кешенең гомере өзелгән

Иваново өлкәсендә торак йортта көнкүреш кулланыштагы газ шартлаган.

  (Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Иваново өлкәсендә торак йортта көнкүреш кулланыштагы газ шартлаган, дип хәбәр таратты бүген өлкә хакимияте матбугат хезмәте, дип хәбәр итә ТАСС. Бу афәттә биш кешенең гомере өзелгән.

Иваново шәһәренең Минский урамындагы ике катлы өч подъездлы йортта газ шартлавы турында иртәнге 04.51 сәгатьтә хәбәр ителә. Нәтиҗәдә, ике фатир җимерелгән. Төбәкнең Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 80 квадрат метр торак зыян күргән. Янгын чыкмаган. Биш кеше, шул исәптән, бер бала һәлак булган. Монна тыш, алты кеше зыян күргән, аларның икесе авыр хәлдә. Фаҗига урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100