news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ивановода газ шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 6га җиткән

Коткаручылар җимерелгән йорт диварлары астыннан тагын бер ир-атның үле гәүдәсен табып алган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Иваново шәһәрендә көнкүреш газы шарталу нәтиҗәсендә үлүчеләр саны алтыга җиткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкручы Ольга Долева хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, җимерелгән кирпечләр арасыннан коткаручы ир-атның үле гәүдәсен табып алган.

Мәгълүм булганча, бүген иртәнге сәгать 4тә Иваново шәһәренең Минская урамындагы ике катлы йортта көнкүреш газы шартлаган. Моңа кадәр булган мәгълүматларда, нәтиҗәдә, ике фатир җимерелгән, биш кеше һәлак булган, шушы йортта яшәүче 15 кеше эвакуацияләнгән, шартлау вакытында сигез кеше зыян күргән, өчесенә хәзер хастаханәдә ярдәм күрсәтелә, дип хәбәр ителгән иде. Соңгы яңалыклар буенча, фаҗигада алты кешенең гомере өзелгән булып чыга.

Тикшерүчеләр бу йорта көнкүреш газ җиһазларына техник хезмәт тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәвен ачыклаган. Күрше йортларга газ бүген кич биреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100