Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иваново татарлары Муса Җәлил исемендәге шигърият һәм иҗат бәйрәме уздырган
Иваново милләтләр йортында бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган масштаблы фестиваль узды. Бу вакыйга шигърият, музыка һәм Россия халыкларының бердәмлеге бәйрәменә әверелде, дип хәбәр итә әлеге чараны оештыручы, Иваново өлкәсенең «Белем» татар мәгърифәтчелек үзәге рәисе Гөлнара Шакирова.
«Фестиваль Иваново милләтләр йорты, «Белем» татар мәгърифәтчелек үзәге һәм Иваново дәүләт университеты тарафыннан оештырылды. Анда Иваново, Казан, Ярославль, Әстерхан, Башкортстан, Пенза, Владимир, Чаллыдан, Татарстанның башка районнарыннан, Казахстан, шулай ук Конго, Зимбабве, Вьетнам, Индонезия һәм Сенегалдан килгән талантлы балалар һәм студентлар катнашты», – диде Гөлнара Шакирова.
Сәхнәдә конкурс программасының финалистлары һәм җиңүчеләре чыгышларыннан соң түгәрәк өстәл янында фикер алышу дәвам иткән. Анда әйдәп баручы экспертлар һәм Владимир шәһәреннән килгән кунаклар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында фикер алышкан, үз белемнәре һәм хис-кичерешләре белән уртаклашкан.
Конкурска Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан 400гә якын эш җибәрелгән. «Муса Җәлил исемендәге фестиваль шигърият һәм музыка сөючеләр өчен бәйрәмгә әверелде. Бу вакыйга безгә бөек шагыйрьнең иҗаты төрле милләт берләштереп, яңа буыннарны рухландыруын дәвам итүен искәртте», – ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз