news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иваново татар яшьләре Татар теле кичәсе үткәрә

Нинди милләттән булуына, татар телен белү дәрәҗәсенә дә карамастан, барысы өчен дә күңелле кичә булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). 28 апрель көнне Иваново Милләтләр йортында Татар теле кичәсе узачак. Иваново өлкәсе "Нур" татар яшьләре берлеге хәбәр итүенчә, чарага теләге булган һәр кеше чакырулы. 
 
"Нинди милләттән булуына, татар телен белү дәрәҗәсенә дә карамастан, барысы өчен дә күңелле кичә булачак", диелә хәбәрдә. 
 
"Татар-информ" хәбәр итүенчә, апрель башында өлкәнең татар яшьләре "Аулак өй" уздырган иде. Әлеге чара да Иваново Милләтләр йорты белән берлектә оештырылды. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot