news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иваново шәһәрендә балалар өчен бушлай татар теле дәресләре үтә

Иваново шәһәрендә ике ел дәвамында тукталып торган татар теле дәресләре янәдән башланып китте. Бу хакта Иваново шәһәре «Ак калфак» җитәкчесе Гөлнара Шакирова хәбәр итте.

«Татар теле дәресләрен балалар зарыгып көтеп алды. Алар тел белән кызыксынуны югалтмаган. Тагын шунысы сөендерә: татар телен өйрәнүчеләр арасында татар гаиләләрендә генә үскән балалар түгел, ә башка милләт вәкилләре дә бар», – диде Гөлнара Шакирова.

Быел беренче дәрес халыклар бердәмлеге көненә багышланган булган. «Мин балаларга татар телен белгән очракта кайсы ил вәкилләре белән аралашып булганын сөйләдем», – диде «Ак калфак» җитәкчесе.

 

Фото: © Гөлнара Шакирова фотосы

 

news_right_1
news_right_2
news_bot