Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иваново өлкәсенең Кинешма шәһәре мөселманнары якшәмбе мәктәбе төзергә җыена
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Фәрит Ляпин эш сәфәре белән Кинешма шәһәренең мөселман дини оешмасына килде. Очрашуда Кинешмада якшәмбе мәктәбе төзү өчен җир кишәрлеге рәсмиләштерү турында да сөйләштеләр. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кинешма шәһәренең намаз уку бүлмәсендә делегацияне Кинешма дини оешмасы рәисе Руслан Корбанов һәм имам-хатыйб Абдулла хәзрәт Инарукаев каршы алды. Бергәләп өйлә намазы укыдылар.
Очрашуда катнашучылар мөселман җәмгыятенең агымдагы эшчәнлегенә бәйле актуаль проблемалар, шул исәптән Кинешмада якшәмбе мәктәбе төзү өчен җир кишәрлеге рәсмиләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышты, ислам мәгарифе һәм белем бирү программалары темасына игътибар юнәлтелде.
Имам-хатыйб Абдулла хәзрәт Инарукаев Кинешма шәһәренең мөселман дини оешмасында ислам мәгарифен үстерү хакында сөйләде. Мәктәп укучылары – шәкертләр үз белемнәрен күрсәтте. Мөфти алда торган изге Рамазан аена әзерлек һәм башка актуаль мәсьәләләр турында әйтте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз