news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иваново мөфтие: Татар, рус, гарәп телләрендә нәшер ителгән дини китапларга ихтыяҗ зур

Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты.

Иваново мөфтие: Татар, рус, гарәп телләрендә нәшер ителгән дини китапларга ихтыяҗ зур
http://dumrt.ru/

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, әлеге төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң беренче чиратта күренекле дин эшлеклесе Камил хәзрәт җитәкчелегендә әзерләп бастырылган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының презентациясен Ивоновода үткәрелгәне һәм аны халыкка бушлай тарату мөмкинлеге тудырылганы өчен тирән рәхмәтләрен белдерде: «Әлеге басмага Иваново өлкәсендә ихтыяҗ бик зур. «"Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә"не бар халык — әби-бабайлар, урта буын, яшьләр — барысы да бик яратып кабул итте, без аны мәчетләр аша тараттык», — диде ул.

Очрашуда сүз киләчәктә дә милләттәшләрдә дини-милли үзаң тәрбияләү, татар телен өйрәнү һәм аңа кызыксыну уяту, татар милли үзенчәлекләрне һәм дини гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне киңрәк җәелдерүгә багышланды. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе татар, рус, гарәп телләрендә нәшер ителгән дини китапларга ихтыяҗ зур булуын белдереп, Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрияты белән багланышларны ныгытырга теләвен җиткерде.

Ул Камил хәзрәтне шулай ук Иваново Җәмигъ мәчетенең икенче корпусы төзелеше барышы белән таныштырды. Төзелеп килүче бинаның цоколь катында намазлар уку мөмкинлеге тудырылган, икенче катында Иваново өлкәсе татарлары музее, өченче, дүртенче катларда дини дәресләр, татар теле курслары үткәрү өчен уку сыйныфларын булдыру ниятләнә.

Фәрит хәзрәт сүз уңаеннан Татарстан мөфтиятенең мәчет каршындагы курсларда татар теле дәресләрен укыту тәҗрибәсе белән дә танышып китте. Билгеле булганча, 2020-2021-нче уку елыннан Татарстанның йөз мәчетендә башлап өйрәнүчеләр өчен татар теле дәресләре оештырылды.

Очрашу истәлеге итеп мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакка 2021 елда «Хозур» нәшриятында басылып чыккан «Кәлам Шәриф. Сайланма сүрәләр һәм аятьләр» һәм «Калям Шариф. Избранные суры и аяты» китапларын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100