Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иваново мөфтие, Россия мөфтиятеннән китеп, Крганов мөфтияте белән килешү төзегән
Кайбер төбәкләрнең рухи лидерлары Иваново мөселманнарының Россия Диния нәзарәте составыннан чыгу турындагы карарын хуплаган.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит Ляпин (ул моңа кадәр мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән РФ мөселманнары Диния нәзарәтеннән низаглашып чыккан иде) Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов белән килешү төзегән. Ляпин һәм Крганов очрашуына багышланган пресс-релизда шул хакта әйтелә. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Очрашу нәтиҗәләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
Иваново мөфтияте мондый килешүләрне Мордовия, Татарстан, Пенза өлкәсе һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтләре белән имзалаган иде инде. Кайбер төбәкләрнең рухи лидерлары Иваново мөселманнарының Россия Диния нәзарәте составыннан чыгу турындагы карарын хуплаган, диелә бу хәбәрдә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, үткән көздә РФ мөселманнары Диния нәзарәте составына кергән Иваново мөфтияте үзәкләштерелгән бәйсез дини оешма буларак яңадан теркәлү узган иде. Үз чиратында, РФ мөселманнары Диния нәзарәте әлеге карар белән килешмәвен белдергән, дип яза «Интерфакс».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз