news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иваново мәчетендә юридик көллият студентларына ислам традицияләре хакында сөйләгәннәр

Яшьләрне тарихи китаплар күргәзмәсе белән таныштырганнар, көнчыгыш тәм-томнары белән сыйлаганнар.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Иваново Җәмигъ мәчетендә Ачык ишекләр көнендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экскурсия оештырганнар. Аларга ислам дине традицияләре хакында сөйләгәннәр. Бу турыда  Россия Мөфтиләр Шурасы сайты хәбәр итә.

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен дини үзәк буйлап экскурсия үткәрелгән. Биредә шулай ук тарихи китаплар күргәзмәсе белән таныштырганнар, көнчыгыш тәм-томнары белән сыйлаганнар.

Кунаклар өчен махсус азан әйткәннәр. Теләгән һәркемгә үз исеме гарәп телендә язылган карточка тапшырылган.

Бу Иваново юридик көллияте студентларының мәчеткә Ачык ишекләр көненә беренче тапкыр гына килүе түгел инде. Алар ел саен ислам дине һәм мөселман мәдәнияте турында үзләре өчен яңа мәгълүматлар ала, диелгән әлеге хәбәрдә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100