news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иваново өлкәсендә Коръән укучылар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

Катнашучыларның чыгышларын дәрәҗәли жюри әгъзалары бәяләде.

Иваново өлкәсендә Коръән укучылар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнварда Иваново бистәсенең Җәмигъ мәчете территориясендә һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Бәйге дүрт номинациядә үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларның чыгышларын дәрәҗәли жюри әгъзалары бәяләде.

Шулай ук һәркем өчен «Минем ислам динем» дип аталган рәсем бәйгесе һәм квест үткәрелде. Балалар өчен аерым секция эшләде.

Бәйгегә нәтиҗә ясадылар, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot