Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иваново Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар арасында икенче шәһәр бәйгесе узды
2025 елның 20 июлендә Иваново шәһәренең Җәмигъ мәчете базасында Коръән укучылар арасында II шәһәр бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада төрле яшь категориясендәге 29 конкурсант - балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Фәрит Ляпин бәйгедә катнашучыларга, аларның остазларына һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелде:
30нчы җүзнең яртысы
Тулы 30нчы җүз
29нчы һәм 30нчы җүзләр
21нчедән 30нчыга кадәрге җүзләр.
Жюри конкурсантларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде, катнашучыларның күбесе лаеклы дәрәҗәдә чыгыш ясавын билгеләп үтте.
Барлык җиңүчеләргә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара чәй табыны янында тәмамланды.
«Аллаһы Тәгалә бәйгене оештыруда һәм уздыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтләрен ирештерсен», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз