Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иван Ургант һәм Владимир Познер Казан Чәк-чәк музеенда фильмнарына бер өзек төшерде
Танылган Мәскәү кунаклары төшерә торган фильм рус халкы рухына багышланган.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). 15 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, Иван Ургант һәм Владимир Познер Казанга килеп, Чәк-чәк музеенда үзләренең документаль фильмы фрагментын төшерде. Бу хәбәр белән Instagram битендә музей директоры Дмитрий Полосин уртаклашты.
«Бүген без бөтен коллектив белән искиткеч әңгәмәдәшләрне кабул иттек. Команда рус халкы (Россия) рухының үзенчәлеге турында фильм төшерә», — дип язган ул.
Танылган Мәскәү кунаклары төшерә торган фильм рус халкы рухына багышланган. Кино төшерү кысаларында, Татарстан башкаласыннан тыш, алар инде җиде шәһәрдә (Волгоград, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Городец, Кострома һәм Рыбинск) булганнар.
Элегрәк «Татар-информ» Иван Ургант һәм Владимир Познер Идел буендагы сигез шәһәр, шул исәптән Казан турында документаль фильм төшерәчәк, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз