news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иван Марчук: “Җәмәгать транспортына хәрәкәт өчен аерым полоса бирергә кирәк”

Иван Марчук: “Җәмәгать транспортына хәрәкәт өчен аерым полоса бирергә кирәк”

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Казанда ачылган “РФ субъектларында икътисад һәм социаль өлкә үсешен автотранспорт белән тәэмин итүне тәртипкә китерүдә булышлык чаралары турында” Бөтенроссия киңәшмәсендә пассажир һәм йөк транспортын үстерүнең актуаль проблемалары каралды.

Чарада Премьер-министр урынбасары – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Владимир Швецов, Россия автотранспорт берлеге президенты Иван Марчук, Россиянең 60 төбәгеннән автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә узган “Сафар” кунакханәсе каршындагы мәйданда йөк һәм пассажир автотранспорты үрнәкләре тәкъдим ителгән иде. Үзебездә җитештерелгән түбән идәнле “НефАЗ” автобуслары чит илнең “Higer” һәм “Golden Dragon” автобуслары (алар тиздән Татарстан башкаласы юлларында пәйда булачак) янәшәсендә лаеклы күренде.

“Киңәшмәдә Россиядә йөк ташуны үстерү темасы күтәреләчәк. Киләчәктә Россия компанияләре Россиягә һәм Россиядән халыкара йөк ташу базарының 50 процентын биләргә тиеш”, - дип сөйләде журналистларга Владимир Швецов.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенең шәһәрләрдәге кече автобуслар акрынлап зурларына алыштырылып бетереләчәкме, дигән соравына, Иван Марчук түбәндәгечә җавап бирде: “Әлбәттә, бу процесс бөтен ил буйлап бара. Зур автобуслар “бөке”ләрне азрак ясый. Җәмәгать транспортына аерым хәрәкәт полосасы бирү турында да уйларга вакыт, шул чагында пассажирлар вакытында барып җитәр иде. Ә мондый эсседә пассажирлар уңайлыгы өчен автобусларда кондиционерлар булу зарур”.

Россия автотранспорт берлеге президенты сүзләренә караганда, Россиядә йөк транспортының 80 проценттан артыгы тауар җитештерүчеләр милкендә, бу исә аларның тауарларының үзкыйммәтен арттыра. Илдә әлегә транспорт-логистика системасы сүлпән эшли. Ә бердәм социаль билетның бәясе автопредприятиеләр чыгымнарын капламау сәбәпле, ул пассажир транспорты үсешенә комачаулый.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, илнең транспорт системасы нигезен автомобиль транспорты тәшкил итә. Аның өлешенә йөк ташуның 80 процентка якыны туры килә. Пассажирлар йөртүгә килгәндә, автопредприятиеләр аның 95 процентын башкара.

Казан ПАТП №4 МУП директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Наил Садриев автотранспорт предприятиеләре юлыккан проблемалар хакында сөйләде: “Бөтен ил буенча проблемалар уртак – күчмә составның искергәнлеге, машина йөртүчеләр җитмәү, финанслау булмау сәбәпле, түбән хезмәт хакы, юллар торышы, Бу мәсьәләләрне хәл итү юллары бар, Казан мэры лизингка “Евро-3” двигателе белән түбән идәнле “НефАЗ” автобусы сатып алу турында карар кабул итте. Безнең предприятие 40 “Higer” һәм 70 “Golden Dragon” автобусын сатып алачак”.

Иртәгә Бөтенроссия киңәшмәсе программасы “РФ субъектларының социаль-икътисади үсешендә йөк автомобиле транспорты нәтиҗәлелеген һәм ролен күтәрү турында” һәм “Пассажир автомобиль транспортында уңышлы эш һәм көндәшлеккә сәләтлелек факторы буларак автотранспорт хезмәтләрен сертификатлаштыру” дигән темаларга ике “түгәрәк өстәл” утырышы каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot