news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иван Лебедев: Татарстан - авыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтүдә үрнәк төбәк

"Әгәр мондый мисаллар күбрәк булса, бөек аграр держава була алыр идек", - ди Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Иван Лебедев: Татарстан - авыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтүдә үрнәк төбәк
tatarstan.ru

(Лаеш, 2 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Россиядә авыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтүнең ачык үрнәге булып тора. Бу хакта статс-секретарь - РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев Лаешта "Татарстанда Кыр көне-2019" чарасын ачу тантанасында әйтте.

Татарстанның ил территориясендә иң югары күрсәткечләргә ия булуы республика командасының җайга салынган эш нәтиҗәсе дип саный ул. "Бүген бу күргәзмәдә булуыма шат. Татарстан аграрийларга булышлык ягыннан бөтен илгә үрнәк. Биредә сөтчелек, үсемлекчелек тармакларында, авыл хуҗалыгы техникасы белән дә ярдәм күрсәтелә. Әгәр мондый мисаллар күбрәк булса, бөек аграр держава була алыр идек", - ди Лебедев.

Аның фикеренчә, Россия агросәнәгать комплексының инвестицион кызыклыгы картасын булдыру кирәк. "Россия агросәнәгать тармагының инвестицион кызыксындыру картасын булдыру турында сүз бара. Бу эш башланган сынау төбәкләре дә билгеле. Финанслары исәпләнгән, барлык кагыйдәләрне исәпкә алган инвестицион мәйданчыклар да формалашкан", - диде ул.

Лебедев фикеренчә, хәзерге вакытта Россиянең агросәнәгать комплексы уңышлары сизелерлек. "Кайбер юнәлешләр буенча бездә 40 ел булмаган рекордлар күзәтелә. Бүген технологияләр яхшы үсеш алган, финанс ярдәме куәтле, илнең агросәнәгать комплексын инвестиция кертү өчен кызыклы иттек. Бүген алдыбызда мөһим бурычлар тора", - диде.

Ул терлекләрнең селекциясе һәм генетикасы белән бәйле зур эш көтелгәнен әйтте. "Бу юнәлештә авыл хуҗалыгын 2025 елга кадәр үстерү буенча федераль фәнни-техник программа гамәлгә куелган. Аның буенча төрле юнәлешләрдә башкарасы эшләребез күп. Товар җитештерүдә яхшы гына эшләргә өйрәндек, тик үзебезнең орлыклар һәм төрле культура сортлары белән бәйле каршылыклар бар", - ди Россия министрлыгы җитәкчесе урынбасары.

Лебедев цифрлы авыл хуҗалыгын үстерү кирәклегенә басым ясады. "Бөтен дөнья шул якка атлый. Бу яңа индустриаль планлаштыру, контроль, агрологистика системалары", - диде.

  • "Татарстанда Кыр көне-2019" 2-4 июль көннәрендә уза. Быел Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Беларусьтан 167 компания катнаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100