Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иван Гущин: Сөембикә манарасы төзекләндерелә, 2025 елда әле туристлар өчен ачылмаячак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Сөембикә манарасы киләчәктә туристлар өчен ачылырга мөмкин. Әмма әлегә ниндидер даталар турында сүз бармый.
«Әмма турислар өчен ачылу датасы турында берни дә әйтә алмыйм. 2025 елда түгел – монысы тәгаен. Анда туристлар кертү мәсьәләсе безнең карамакта түгел, Казан Кремле музей-тыюлыгының «ипиен» алмыйбыз», – диде ТР Министрлар Кабинетында мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләренә багышланган брифингта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин.
«Сөембикә манарасы буенча әле тикшеренүләрнең беренче этабы үтте. Фундаменты ныгытылган, фасад кирпечләре чистартылган. Киләсе елга ремонт-реставрация эшләрен башларбыз. Бөтен документацияләр әзер, алар килештерү этапларын үткән. Әлегә тотылачак акча мәсьәләсендә бөтенесе ачыкланып бетмәгән», – диде ул.
Сөембикә манарасының ремонт-реставрация эшләренең өченче этабы – музей функцияләрен күздә тотып бинаны турисларны кертергә әзерләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз