news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иван Гущин мәдәни мирас объектлары базасында иң рентабельле предприятиеләрне атады

Мәдәни мирас объектлары базасында иң рентабельле предприятиеләр - кунакханәләр һәм рестораннар. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Без соңгы биш ел эчендә булган мәгълүматларны анализладык һәм мәдәни мирас объектларында гамәлгә ашырырга мөмкин булган иң рентабельле бизнес – кунакханәләр һәм рестораннар булуын ачыкладык. Күпләр шушы юлдан бара», - дип белдерде ул.

Якын-тирәдәге шундый объектларның берсе - Гагариннарның Кама Тамагы районындагы утары, анда инвестор кунакханә оештырырга ниятли, дип өстәде Гущин.

news_right_1
news_right_2
news_bot