news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IV Төрки яшьләр фестивале кысаларында фильмнар күрсәтелә

IV Төрки яшьләр фестивале Казанда 18-21 февральдә узачак.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). 21 февраль көнне “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә IV Төрки яшьләр фестивале кысаларында фильмнар күрсәтелә. Бу макта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачыларга Төмәндә яшәүче сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Сәйдүков турында «Салам алейкум, Сибирь» (реж. Д.Халилова) һәм ата-аналар һәм балалар проблемалары, тормышның чын кыйммәтләренә багышланган “Дикарь ” (реж. Ф.Утарбаева) фильмнары тәкъдим ителә. “Дикарь” фильмы XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “Яшь Россия” номинациясендә җиңгән иде.

IV Төрки яшьләр фестивале Казанда 18-21 февральдә узачак. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100