news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде

Фестиваль делегатлары Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһанша белән очрашты.

IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша белән очрашуда аның биографиясе, рольләре белән танышты, шулай ук актерлык серләренә төшенде.

“Сезнең барыгызның да актерлык яки режиссерлык таланты бар. Ул кемдәдер - күбрәк, кемдәдер азрак чагылырга мөмкин. Безне "кешене - 1% талант, ә 99% хезмәт тәшкил итә", дип өйрәттеләр. Ялкаулык җиңә башлый икән, нишләргә кирәк икәнен белмим дә”, - дип сөйләде актер.

Татарстанның атказанган артисты яшьләргә мөмкин кадәр каушамаска киңәш итте.

“Мин сәхнәдә каушамыйм. Ул эшкә комачаулый гына. Мәсәлән, ипи пешерүче - ипи пешергәндә, сыер савучы сыер сауганда каушаса, нәрсә була?”, - диде актер.

Фәнис Җиһанша “Хуҗа Насретдин” спектакле турында да сөйләде. Төрки яшьләр фестивале делегатлары актер белән очрашудан соң “Хуҗа Насретдин” спектаклен карады. Спектакльнең төп герое ролендә Фәнис Җиһанша уйный.

18-24 февраль көннәрендә Казанда дүртенче тапкыр Төрки яшьләр фестивале уза. Әлеге фестивальдә яшьләр кино сәнгате белән таныша. Фестивальне Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot