news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
IV Төрки дөнья кино көннәре тәмам
15-18 февраль көннәрендә Истанбулда IV Төрки дөнья кино көннәре булып узды
Скопировать ссылку
(Истанбул, 19 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). 15-18 февраль көннәрендә Истанбулда IV Төрки дөнья кино көннәре булып узды. Кичә ул кичке сәгатьләрдә Әзербайҗанның «Чикләр. Петрарчаны уку», уйгырларның «Май-матинең төше», Татарстанның «Бибинур» фильмнарын күрсәтү белән тәмамланды.
4 көн дәвам иткән чарага Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Синьцзян-уйгыр автономияле районы, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Татарстан һәм Башкортостан җөмһуриятләре катнашты.
Ачылыш тантанасында мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкилләре, Истанбул мэриясе, Төркия кинематография оешмасы җитәкчеләре, ТӨРКСОЙ оешмасы генераль директоры Дүсән Касеинов, Истанбул университеты проректоры Әхмәт Гәкчән, фестивальнең төп оештыручысы, Ауразия институты рәисе Хаяти Тефикчиоглу, Истанбул губернаторы урынбасары Мостафа Алтынташ чыгыш ясадылар. Гала кичәсенең Шәрәфле кунагы, СССРның һәм Казакъстанның халык артисты Асанали Ашимов сәламләү нотыгында :«Борынгы шәһәрдә, борынгы уку йортының искиткеч архитектуралы бинасында сезнең һәм студентларның каршысында басып тору мине бик дулкынландыра. Яшьләр - безнең төп тамашачыларыбыз. Без тамашачылар өчен эшлибез, алар өчен тырышабыз. Безнең эшебезгә нәкъ менә тамашачыларыбыз бәя бирә. Бөек остазым Шакен Айманов миңа үз халкымны, аның тарихын өйрәнергә, милләтләрнең
характерын, психологиясен күзәтергә өйрәтте. Бу нисбәттән мин Ататөреккә зур хәйранлык белән карыйм. Хәтта аның образын кино сәнгатендә чагылдырасым, Ататөрек ролендә уйныйсым килә. Ул безнең барыбызга да, шул исәптән киләчәк нәселләргә дә тиңсез үрнәк шәхес булып тора», - диде. Ашимов чыгышын фестивальне оештыручыларга мондый очрашу форсаты биргәннәре өчен рәхмәтен белдереп: «Бу форсатлардан искиткеч дуслыклар туа», - дип тәмамлады. Чыгышлардан соң кунакларга, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары - "Татаркино" дәүләт оешмасының баш белгече Рәисә Сабировага, Татарстан Җөмһүрияте һәм Россия Федерациясенең халык артисты Равил Шәрәфиевкә, “Бибинур” фильмының продюсеры Светлана Бохараевага истәлек билгеләре тапшырылды.
IV Төрки дөнья кино көннәрендә Татарстан кинолары буларак, режиссеры - Рамил Төхвәтуллин, сценарий авторлары Мансур Гыйлаҗев белән Айсылу Хафизова булган “Бөркетләр” һәм “Бибинур” фильмы (режиссеры – Юрий Фетинг, сценарий авторлары – Мансур Гыйлаҗев, Юрий Фетинг) тәкъдим ителде. “Бибинур” фильмын 4 көн буена Истанбулның өч мәдәният мәркәзендә карарга мөмкин булды. “Бөркетләр” фильмы исә чараның беренче көнендә генә күрсәтүгә куелган, аяныч, кеше килмәү сәбәпле, ул тамашачыларга тәкъдим ителмәде.
Төрки дөнья беренче мәртбә 1998 елның 21-28 ноябрь көннәрендә, соңгы тапкыр моннан 8 ел элек, 2002 елның декабрендә кино фестивалендә очрашкан иде. I Төрек дөньясы кино көннәрендә Татарстанны “Мосфильм” оешмасы тарафыннан төшерелгән “Моабит дәфтәре”, “Беренче театр” фильмнары, режиссеры - Эдмас Үтәгәнов, сценарий авторы Булат Солтанбәковның “Мин кем” документаль фильмы һәм яшь режиссер Гарик Сәйфетдиновның “Таңбатыр” мультфильмы тәкъдим иткән булса, III Төрек дөньясы кино көннәрендә “Исә Болгар җилләре” фильмының фрагментлары, Илдар Ягъфәровның “Күктау” нәфис фильмы һәм “Тимердәге моң” документаль филмы күрсәтелгән иде. Ул чор белән чагыштырганда, бу юлы Татарстан кино сәнгатенең шактый үсештә икәнлеге аңлашыла.
4 көн дәвам иткән чарага Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Синьцзян-уйгыр автономияле районы, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Татарстан һәм Башкортостан җөмһуриятләре катнашты.
Ачылыш тантанасында мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкилләре, Истанбул мэриясе, Төркия кинематография оешмасы җитәкчеләре, ТӨРКСОЙ оешмасы генераль директоры Дүсән Касеинов, Истанбул университеты проректоры Әхмәт Гәкчән, фестивальнең төп оештыручысы, Ауразия институты рәисе Хаяти Тефикчиоглу, Истанбул губернаторы урынбасары Мостафа Алтынташ чыгыш ясадылар. Гала кичәсенең Шәрәфле кунагы, СССРның һәм Казакъстанның халык артисты Асанали Ашимов сәламләү нотыгында :«Борынгы шәһәрдә, борынгы уку йортының искиткеч архитектуралы бинасында сезнең һәм студентларның каршысында басып тору мине бик дулкынландыра. Яшьләр - безнең төп тамашачыларыбыз. Без тамашачылар өчен эшлибез, алар өчен тырышабыз. Безнең эшебезгә нәкъ менә тамашачыларыбыз бәя бирә. Бөек остазым Шакен Айманов миңа үз халкымны, аның тарихын өйрәнергә, милләтләрнең
характерын, психологиясен күзәтергә өйрәтте. Бу нисбәттән мин Ататөреккә зур хәйранлык белән карыйм. Хәтта аның образын кино сәнгатендә чагылдырасым, Ататөрек ролендә уйныйсым килә. Ул безнең барыбызга да, шул исәптән киләчәк нәселләргә дә тиңсез үрнәк шәхес булып тора», - диде. Ашимов чыгышын фестивальне оештыручыларга мондый очрашу форсаты биргәннәре өчен рәхмәтен белдереп: «Бу форсатлардан искиткеч дуслыклар туа», - дип тәмамлады. Чыгышлардан соң кунакларга, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары - "Татаркино" дәүләт оешмасының баш белгече Рәисә Сабировага, Татарстан Җөмһүрияте һәм Россия Федерациясенең халык артисты Равил Шәрәфиевкә, “Бибинур” фильмының продюсеры Светлана Бохараевага истәлек билгеләре тапшырылды. IV Төрки дөнья кино көннәрендә Татарстан кинолары буларак, режиссеры - Рамил Төхвәтуллин, сценарий авторлары Мансур Гыйлаҗев белән Айсылу Хафизова булган “Бөркетләр” һәм “Бибинур” фильмы (режиссеры – Юрий Фетинг, сценарий авторлары – Мансур Гыйлаҗев, Юрий Фетинг) тәкъдим ителде. “Бибинур” фильмын 4 көн буена Истанбулның өч мәдәният мәркәзендә карарга мөмкин булды. “Бөркетләр” фильмы исә чараның беренче көнендә генә күрсәтүгә куелган, аяныч, кеше килмәү сәбәпле, ул тамашачыларга тәкъдим ителмәде.
Төрки дөнья беренче мәртбә 1998 елның 21-28 ноябрь көннәрендә, соңгы тапкыр моннан 8 ел элек, 2002 елның декабрендә кино фестивалендә очрашкан иде. I Төрек дөньясы кино көннәрендә Татарстанны “Мосфильм” оешмасы тарафыннан төшерелгән “Моабит дәфтәре”, “Беренче театр” фильмнары, режиссеры - Эдмас Үтәгәнов, сценарий авторы Булат Солтанбәковның “Мин кем” документаль фильмы һәм яшь режиссер Гарик Сәйфетдиновның “Таңбатыр” мультфильмы тәкъдим иткән булса, III Төрек дөньясы кино көннәрендә “Исә Болгар җилләре” фильмының фрагментлары, Илдар Ягъфәровның “Күктау” нәфис фильмы һәм “Тимердәге моң” документаль филмы күрсәтелгән иде. Ул чор белән чагыштырганда, бу юлы Татарстан кино сәнгатенең шактый үсештә икәнлеге аңлашыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot