news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IV республика киносценарийлар бәйгесенең приз фонды йөз мең сум була

Тулы метражлы уен фильмнар арасында иң яхшы авторга 70000 сум, кыска метражлы фильмнар арасында иң яхшы авторга 30000 сум бирәләр.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). 2019 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла торган IV республика киносценарийлар ачык бәйгесенең приз фонды 100 000 сум тәшкил итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тулы метражлы уен фильмнар арасында иң яхшы киносценарий авторы - 70000 сум, кыска метражлы фильмнар арасында иң яхшы киносценарий авторы - 30000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Киносценарийлар ачык конкурсы «Кино вакыты» Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында үткәрелә. Ул сценарийлар язу тәҗрибәсен үзләштерү, конкурсларга дип сценарий проектларын эшләп бетерү һәм әзерләү, шулай ук талантлы сценаристларны кино җитештерү процессына җәлеп итүне максат итеп куя.

Танылган сценаристлар катнашучылар өчен мастер-класслар уздырачак. Анда конкурска килгән кайбер сценарийлар җентекләп тикшереләчәк. Конкурс нәтиҗәләре 1 мартта билгеле була. Җиңүчеләрне бүләкләү 7 мартка билгеләнгән.

Киносценарийлар ачык республика конкурсын үткәрү шартлары һәм тәртибе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтындагы «Фестивальләр.Конкурслар.Грантлар.Премияләр» бүлегендә («конкурслар» бүлекчәсе) танышырга мөмкин. 

  • Конкурста катнашу өчен гаризаларны 21 гыйнвардан 21 февральгә кадәр электрон почта адресы буенча тапшырырга кирәк: cinematimekzn@gmail.com. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100