Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
IV Республика инклюзив балында катнашырга теләүчеләр өчен сайлау этабы үткәрелә
«Э-моция» иҗат инклюзив студиясе инклюзив балга катнашырга теләүчеләр арасында сайлау туры үткәрә.
«14 яше тулган теләсә кайсы Казан кешесе катнашырга теләк белдерә ала, аның өчен 25 сентябрьгә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендәге анкетаны тутырып җибәрергә кирәк. Инвалидлык киртә түгел», дип хәбәр итә «Э-моция» студиясе җитәкчелеге.
IV Республика инклюзив балы 2025 елның декабрендә Татарстан Рекспубликасы Рәисе ярдәмендә үткәрелә. «Э-моция» иҗат инклюзив студиясе аны «Алдынгылар хәрәкәте»нең региональ бүлекге белән бергә үткәрә.
Инклюзив баллар Бөгелмәдә, Тәтештә, Минзәләдә һәм Алабугада да узачак. Әлеге шәһәрдән унар кеше республиканың төп инклюзив балына киләчәк.
Инклюзив бал – инвалидлыгы булган һәм булмаган кешеләрне берләштергән чара. Тарихи бил биюләре буенча түләүсез дәресләр октябрь-ноябрь айларында узачак.
- «Э-моция» иҗат инклюзив студиясе мондый балларны 2022 елдан бирле үткәрә. Былтыр ул Арчада, Лаешта һәм Апаста узды. Аннан алдагы елларда Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәт кунаклары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз