news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

IV Казан халыкара басма графика күргәзмәсе эшли башлады

Съезд программасына басма графика тарихына һәм аның заманча формаларына, куратор экскурсияләренә һәм күргәзмәләренә багышланган лекцияләр кергән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген “Хәзинә” Милли галереясендә “Всадник” IV Казан халыкара басма графика күргәзмәсе (биеннале) эшли башлады, ул Казан мәйданчыкларында 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Биеннале ачу тантанасы Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Новая музыка” камера оркестры чыгышыннан башланды.

Конкурс программасында оештыру комитеты адресына 17 илдән 200гә якын эш җибәргән 100дән артык рәссам катнаша. Быел конкурсның бүләк фонды 100 мең сум тәшкил иткән. Беренче өч урынга бүләкләр каралган, быел тагын бер яшьләр номинациясе – «Перспектива» ачылды.

Съезд программасына басма графика тарихына һәм аның заманча формаларына, куратор экскурсияләренә һәм күргәзмәләренә багышланган лекцияләр, мастер-класслар кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot