news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

IV Халыкара инновацион нанотехнологияләр форумы кысаларында югары технологияләр күргәзмәсе эшли башлады

Һәр аерым уңыш мактауга, иң яхшы тәҗрибә тиражлап таратылырга лаек

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген IV Халыкара инновацион нанотехнологияләр форумы кысаларында IT-парк холлында югары технологияләр күргәзмәсе эшли башлады. Форумның рәсми ачылышына кадәр РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “РОСНАНО” җәмгыяте Идарә рәисе Анатолий Чубайс һ.б. рәсми затлар күргәзмә белән танышып чыкты.
Татарстандагы инновацион инфраструктура, бу өлкәдәге казанышлар биредә аерым стендта тәкъдим ителә. “Иннополис” иярчен-шәһәре аерым экспозиция били. Бүген республикадагы инновацион инфраструктураның нигезен “Алабуга”, “Иннополис” махсус икътисади зоналары, “Химград” технополисы, индустриаль һәм технопарклар, бизнес-инкубаторлар тәшкил итә. Фәнни-белем бирү потенциалын ТР Фәннәр академиясе, фәнни-тикшеренү учреждениеләре, конструкторлык бюролары, 30 югары уку йорты (шул исәптән Казан федераль университеты, ике илкүләм тикшеренү университеты) тәэмин итә.
2011 ел йомгаклары буенча, Татарстанда 193,4 млн сумлык инновацион продукция төяп озатылган. Анда инновацион продукциянең чагыштырма авырлыгы 20,2 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә республикадагы предприятиеләренең 18,1 процентын инновацион актив предприятиеләр тәшкил итә.
Югары технологияләр күргәзмәсе экспозицияләренең бер өлеше заман технологияләренә салынган инвестицияләрнең уңай нәтиҗәләрен демонстрацияли. Алар - өлешчә “РОСНАНО” тарафыннан финансланган проектларның конкрет гамәлгә ашырылу үрнәкләре. Мәсәлән, Чабаксардагы бер кече предприятие үзенең инновацион казанышын – биналар, күперләр, юллар төзелешендә файдаланыла торган нанокомпозит арматураларын тәкъдим итә. Биредә әлеге производствога 2009 елдан керешкәннәр. Бу заманча продукция металл арматурага караганда 3 тапкырга ныграк, 4 тапкырга җиңелрәк. Әлеге нанопродукциягә Россия төбәкләрендә, шулай ук якын, ерак чит илләр базарында сорау бар.
Мәскәүнең бер инновацион җәмгыяте инертлы ксенон газын анестезиология, терапиядә куллану мөмкинлеген бирүче эшләнмәсен тәкъдим итә. Ул быел наноиндустрия өлкәсендә Россия яшьләр премиясенә дә лаек булган. Әлеге уникаль препарат бүген илнең 18 төбәгендә файдаланыла икән. Дөрес, үзәкләштерелеп түгел, ә аерым дәвалау учреждениеләрендә генә. Татарстанның аны үзәкләштереп файдалана торган беренче төбәк булуы мөмкин. Хәзер әлеге препаратны кулланылышка кертү буенча төбәк программасы эшләнүе мәгълүм.
Күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада кулланылышка кертү өчен кызыклы булган 4-5 инновацион проектны аерым игътибарга алуын җиткерде.
РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин белдергәнчә, шундый һәр локаль уңыш мактауга, иң яхшы тәҗрибә тиражлап таратылырга лаек. “Болар илдә белемнәр икътисадын төзүгә конкрет адымнар”, - дип бәяләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot