news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

IV «Гәүһәр» балалар фестивалендә 500 дән артык бала чыгыш ясаячак

12 февральдә зур сәхнәдә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Бер сәхнәдә 500дән артык бала чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект быел да Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Проектның йомгаклау чарасы – «Гәүһәр» фестивале – бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төрен берләштереп кенә калмый, балаларның осталыкларын да күрсәтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot