news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IV чакырылыш депутатлары соңгы тапкыр президиум утырышына җыелачак

Октябрь башында яңа парламент формалашуы көтелә

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бер атнадан ТР Дәүләт Советына сайлаулар була. Ә 22 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советының IV чакырылыш депутатлары соңгы тапкыр президиум утырышына җыелачак. Октябрь башында яңа чакырылыш депутатларының беренче сессиясен уздыру ниятләнә. Нәкъ шул сессиядә комитетлар формалашачак. Яңа парламент, шулай ук, 2015 нче елга бюджет кабул итәчәк. Бу хакта “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә үткәрелгән матбугат конференциясендә бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

“Хакимияткә нинди генә партия вәкилләре килсә дә, Мәдәният елында культуралы эшлисе иде. Без бердәм, аңлап эшли торган закон чыгару органын оештырырга тиеш”, - дип саный Татарстан парламенты Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100