news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына 900 делегат килүе көтелә

Казанга IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына 900 делегат килүе көтелә. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында матбугат очрашуында билгеле булды.

«Илебезнең 37 төбәгеннән 900 татар эшмәкәре катнашачак. Аларның 100е - Татарстан авылларыннан, калган 800е - Россия төбәкләреннән», - диде Бөтендәнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Делегатлар өчен өч көнлек программа әзерләнгән.

Җыенның ачылышы 29 мартта ТР Фәннәр академиясендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында узачак. Шул ук көнне өч дискуссия мәйданчыгы оештырыла. «Беренчесе продукцияне җитештерү, эшкәртү, сату мәсьәләләре, икенчесе авыл хуҗалыгын төрле юнәлешләрдә үстерү һәм кадрлар әзерләү, өченчесе сыйфатлы азык-төлек һәм сәламәт милләт мәсьәләләре буенча», - диде Данис Шакиров.

30 март көнне эшмәкәрләр Татарстанның Тукай, Сарман районнары авылларына барачаклар.

31 мартта «Корстон» комплексында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Анда, шулай ук, төбәкләрдәге татар районнары башлыклары белән очрашулар көтелә.

Гадәттәгечә пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрнең азык-төлек сәнәгате, күн эшләнмәләре һәм башка товарлары тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышачак. Данис Шакиров быелгы күргәзмәдә хәләл юнәлешенә аеруча зур басым ясалачагын әйтте.

«Күргәзмә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Дәхтәрни авылы тәкъдим иткән азык-төлек продукциясе белән башланып китә. Шулай ук, аларның иҗат коллективлары чыгышлары белән ачылачак», - диде Данис Шакиров. Ул эшмәкәрләрнең күргәзмәнең эчтәлеген елдан ел баетуын да билгеләп үтте.

Белешмә өчен. Россиядә 4200 татар авылы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot