news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

IV «Авылым гүзәллеге» марафоны башлана

IV «Авылым гүзәллеге» марафоны башлана

«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы «Авылым гүзәллеге» дип аталган марафон игълан итте. Ул 17 июльдән алып 23 июльгә кадәр 1 атна дәвамында үткәрелә. Бу хакта belem.ru сайты хәбәр итә.

Проектның максатлары - үз туган авылыңның табигатен, шәхесләрен, күренекле урыннарын, тарихын һәм традицияләрен, укытучылары һәм остазларын, меценатларын һәм авылның киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртучыларын таныту, авылдашларны барлау һәм бергә туплау, туган як һәм авыл белән горурлык хисен арттыру.

Проектта татар авылында туып үскән һәм бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәгән интернет-кулланучылар үз аккаунтларыннан катнаша ала. Катнашучылар өчен яшь чикләве 13+ дип билгеләнгән.

Тулырак мәгълүмат «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot