news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иткә ялган белешмә ясаган өчен, ветеринарны һәм фермерны өчәр елга хөкем иткәннәр

Людмила Сальлева һәм Николай Паршунин икесе дә берьюлы өч маддә буенча гаепле дип табылган.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда ветеринарны һәм фермер хуҗалыгы башлыгын, иткә ялган ветеринария белешмәләре ясаган өчен, өчәр елга хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерүчеләр һәм суд ачыклаганча, узган елның апрелендә республиканың Түбән Кама районы эшкуары фермер хуҗалыгы башлыгы Людмила Сальлевага ветеринария белешмәсе алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән», - дип искәртте Андрей Шептицкий.

Ферма башлыгы үзенең таныш ветеринары Николай Паршунинга мөрәҗәгать иткән. Ул 660 килограмм сыер итен тикшерүе һәм итнең куркынычсыз икәнлеге турында ялган белешмә ясап биргән. Эшкуар Людмила Сальлевага әлеге «ярдәме» өчен 60 мең сум акча түләгән.

Берникадәр вакыттан соң эшкуар 4,5 тонна сыер итенә 18 белешмә алуда ярдәм сорап янә Людмила Сальлевага мөрәҗәгать иткән. Ферма башлыгы үз «хезмәте» өчен 30 мең сум акча сораган. Шуннан соң эшкуар полициягә шалтыраткан. Апрель ахырында Людмила Сальлеваны акча тапшырган вакытта тоткарлаганнар. Соңрак ветеринар да кулга алынган.

Алар икесе дә берьюлы өч маддә буенча гаепле дип табылган. Суд Людмила Сальлева һәм Николай Паршунинны өчәр елга ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100