news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иҗтимагый Wi-Fi-челтәрләрдән файдалануның нәрсәсе белән куркыныч булуын аңлаттылар

Интернетта материаллар тапшыруга көйләнгән видеокүзәтү IP-камераларын, кулланучы сурәтне иҗтимагый Wi-Fi аша караса, шулай ук бик тә гади пароль файдаланса ватарга мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия сыйфат системасына сылтама белән хәбәр итә.

«Чыбыксыз IP-камералар интернетка тоташтырыла һәм видеосигналны дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан трансляцияләргә сәләтле. IP-камераларны вату куркынычын киметү өчен, без камераларны ышанычлы җитештерүчеләрдән сатып алырга һәм җитештерүчеләр хуплаган актуаль модельләргә өстенлек бирергә киңәш итәбез. Метро, кафе, аэропортларда камерадан видео караганда сакланмаган иҗтимагый Wi-Fi-челтәрләрдән файдаланмагыз», - дип искәрттеләр оешмада.

Шул ук вакытта, мондый камераларны ватуның иң киң таралган сәбәбе – гади парольләр. Россия сыйфат системасында искәртүләренчә, кайберәүләр хәтта җитештерүче биргән база кодын да үзгәртми. Җинаятьчегә исә, сурәтне күрү өчен, аны, шулай ук IP-адрес һәм логинны кертү дә җитә. Шуңа бәйле рәвештә, катлаулы парольләр урнаштырырга һәм аларны даими рәвештә яңартып торырга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100