Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иҗтимагый совет транспорт расписаниесендәге тоткарлыклар өчен штрафка тартырга чакырды
Җәмәгать транспорты соңга калган өчен автотранспорт предприятиеләренә җаваплылык кертү - яхшы идея, ләкин ул җентекләп өйрәнүне таләп итә. Россия пассажирлар берлеге рәисе Кирилл Янков RT басмасына биргән интервьюсында штрафлар турындагы тәкъдимне шәрехләп шундый фикерен белдерде.
Аның сүзләренчә, маршрутларда даими тоткарлыклар -пассажирлар өчен баш бәласе, әмма автотранспорт предприятиесе үзе гаепле булганда гына штрафка тартырга кирәк. «Шуны аңлау мөһим: тоткарлыкның сәбәпләре объектив булганмы (мәсәлән, бөкеләр, һава шартлары яки штаттан тыш хәлләр), әллә сүз ваемсызлык һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүне начар оештыру турында барамы», - диде ул.
Янков искәрткәнчә, мондый алым авиаэлемтәне җайга салуда кулланыла инде: компенсация һәрвакыт түгел, ә пассажирларга хезмәт күрсәтүче үзе гаепле булган очракларда гына каралган. Ул шулай ук җаваплылык чаралары җәза бирүгә генә кайтып калмаска, зыян күргән пассажирларга компенсация системасын кертү дә мөһим, дип саный.
«Штрафлар белән генә түгел, ә вакытын һәм түземлеген югалткан кешеләр алдында конкрет җаваплылык белән дә җәзага тартырга кирәк», – дип искәртте эксперт.
Расписаниене үтәмәгән өчен штрафлар кертү инициативасы закон проекты рәвешендә рәсмиләштерелгән инде. ЛДПР депутатлары төркеме сенаторлар белән берлектә әзерләгән документ транспорт компанияләре өчен 30 мең сумга кадәр санкцияләр кертүне күздә тота. Проект Дәүләт Думасы базасында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз