Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иҗтимагый палатада «Хозур» медиахолдингы тәҗрибәсе турында сөйләделәр
ТР Иҗтимагый палатасында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Халыкара социаль хезмәт тәҗрибәсе: рухи шәфкатьлелек нигезләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелышта галимнәр, мөселман һәм православие дин әһелләре, башкарма хакимият органнары һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашты. Экспертлар арасында шулай ук Татарстан мөфтие урынбасарлары да бар иде: мәгълүмати сәясәт буенча – Ришат хәзрәт Хәмидуллин, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
Ришат хәзрәт түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Камил хәзрәт исеменнән сәламләде һәм социаль хезмәтне үстерүдә мәгълүмати киңлекнең роле, үзе җитәкләгән «Хозур» медиахолдингы эшчәнлеге, «Хозур ТВ» телеканалы тәҗрибәсе турында сөйләде.
Түгәрәк өстәл барышында шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясенең социаль якланмаган гражданнарга ярдәм итү буенча хезмәттәшлеге хакында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз