news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иҗтимагый палатада мәгариф системасын цифрлы үзгәртү мәсьәләләре турында фикер алышалар

Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстан Иҗтимагый палатасында республика мәгариф системасын цифрлы үзгәртү, яңартылган «Электрон мәгариф» системасында педагоглар, ата-аналар һәм укучыларның үзара бәйләнеше мәсьәләләре турында «кайнар линия» оештырыла.

Линия эшләгән вакыт аралыгы — 10.00-12.00 сәгатьләрдә ата-аналар, укучылар һәм педагоглар «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» яңартылган системасына кагылышлы, теркәлү вакытында килеп туган кыенлыклар, шулай ук платформа тәкъдим итә торган яңа мөмкинлекләр турында сораулар бирә алачак.

Мөрәҗәгатьләр 8(800)350-44-72 телефоны номеры аша 18 гыйнварда 10.00-12.00 сәгатьләрдә, шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 17 гыйнварның төн уртасына кадәр кабул ителә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңартылган «Электрон мәгариф» системасын көйләү Татарстанда тәмамланып килә. Күп кенә хаталар инде төзәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot