news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Иҗтимагый фикер» фонды: Россия халкының 81 проценты Владимир Путинга ышана

«Иҗтимагый фикер» фонды: Россия халкының 81 проценты Владимир Путинга ышана
Фото: © «Татар-информ»

Илдәге ун гражданның сигезе Россия Президенты Владимир Путинның эшен уңай бәяли. «Иҗтимагый фикер» фонды бастырып чыгарган сораштыру мәгълүматларында шулай диелә.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, сораштыруда катнашучыларның 82 проценты Путин дәүләт башлыгы вазифаларын уңышлы башкара дип саный, шул ук вакытта 7 проценты капма-каршы фикердә тора. Респондентларның 81 проценты - Россия лидерына ышануы, ә 11 проценты ышанмавы турында белдергән.

Россия Хөкүмәте эшчәнлеген шулай ук күпчелек гражданнар уңай бәяли: 56 проценты Министрлар Кабинеты яхшы эшли дип саный, шул ук вакытта 22 проценты капма-каршы фикердә тора. Респондентларның 57 проценты Премьер-министр Михаил Мишустинның эшен уңай бәяли, ә 11 проценты канәгать түгел.

Сораштыруда катнашучыларның 47 проценты - «Бердәм Россия», 8 проценты - КПРФ, 9 проценты - ЛДПР, 3 проценты - «Гадел Россия – Дөреслек өчен» , 3 проценты «Яңа кешеләр» партиясе эшчәнлеген хуплый.

«Иҗтимагый фикер» фонды сораштыруны 2025 елның 21-23 февралендә Россиянең 51 төбәгендә 18 яшьтән өлкәнрәк 1,5 мең кеше арасында үткәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100