Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Итил» яңа этник мәдәният фестивале Горький паркында узачак
12 августта Идел буе халыкларының «Итил» яңа этник мәдәнияте фестивале өченче тапкыр уздырыла. Чара беренче мәртәбә Горький исемендәге паркта узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте.
«Фестиваль халыкларның борынгы гореф-гадәтләренә, мәдәни кыйммәтләргә яңа мәгънә бирүгә, фольклор мотивларының заманча яңгырашын эзләүгә юнәлдерелгән. Төп чара – концерт булачак. Хәзер программа төзү һәм артистларның чыгышы буенча эш төгәлләнеп килә. Хедлайнерларның исемен әлегә сер итеп саклыйбыз», – диде ул.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан җәен Казанда тагын берничә зур чара узачак. «Тормыш агачы» проекты Казанда икенче тапкыр уздырыла: 5 июльдә узачак чара башкорт мәдәниятенә, 19 июльдә узачак чара рус мәдәниятенә, 2 августта булачагы татар мәдәниятенә багышлана.
Соңрак, 22 августта, «ТОрмыш агачы» проектының «Халыклар йолдызлыгы» дип аталган йомгаклау чарасы була. «Горький исемендәге паркта Татарстанда яшәүче җиде төп халык вәкилләре җыелачак. Бәйрәм кунаклары Идел буе төбәгенең мәдәни төрлелеген күрә алачак», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз