news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Итил» фестивалендә «Микулай» фильмы режиссеры Илшат Рәхимбай белән очрашу булачак

Фестиваль 12 августта Казанның Горький паркында узачак

«Итил» фестивалендә «Микулай» фильмы режиссеры Илшат Рәхимбай белән очрашу булачак
Илшат Рәхимбай
Салават Камалетдинов

«Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивалендә «Микулай» фильмы режиссеры Илшат Рәхимбай белән очрашу, фикер алышу булачак.

«Микулай» фильмы июнь азагында Россия кинотеатрларында прокатка чыкты.

«Сәгать кичке биштә лектория зонасында «Микулай» этно-триллеры күрсәтеләчәк. Шунда ук фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай белән очрашу, кино турында фикер алышулар булачак», - диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең сәнгать җитәкчесе Лилия Вәлиева.

Лилия Вәлиева

Фото: © Салават Камалетдинов

«Итил» фестивале шимбә көнне, 12 августта Казанның Горький паркында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot