Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җитди газеталарның тиражы төшү – әдәбиятка урын бирелмәүдә – Роберт Миңнуллин
"Язучыларсыз эшли алабыз, дип ялгышты редакторлар", - ди халык шагыйре.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Халык шагыйре, “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасының экс-редакторы Роберт Миңнуллин татар газеталарының тиражларын югалту сәбәбен әйтте.
“Җитди газеталарның бик зур хатасы үз битләреннән әдәбиятны алып ташлау булды”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Бүгенге әдәби процесс юк аларда. Әле совет заманында да әдәби битләр чыга торган иде. Язучылар, шагыйрьләр үзләре үк журналист булып эшләде һәм авторлар буларак язучылар алгы планда булды. Мин үзем “Сабантуй”да эшләгәч беләм, безнең газетаның бәясен һәм статусын гомер буе язучы-шагыйрьләр күтәрде.
Роберт Миңнуллин сүзләренчә, хәзерге редакторлар язучыларсыз да эшли алабыз, дип уйлый.
“Шулай уйлый һәм бик нык ялгыша. Әгәр әдәбият, әдәби процесс барган булса, аларның тиражы ул кадәр төшмәс иде. Әлбәттә, бүгенге яшәеш процессларыннан качып котылып булмый, азмы-күпме төшәр иде. Әмма халыкка күңел азыгы кирәк. Мәгълүматны хәзер каян да табып була. Секунды белән килеп ирешә хәбәрләр. Әйтик, Роберт Миңнуллин шигырен теләсә кайдан табып укый алмыйлар. “Инстаграм”га да минем язылучылар иҗатымны яратканга җыелды, – диде шагыйрь.
Роберт Миңнуллин, тиражы шактый кимегән газета-журналларның эчтәлеге белән бергә, тышкы кыяфәтенә дә басым ясарга кирәк, ди.
“Билгеле, газетаны үзгәртү дигәндә, эчтәлеген генә түгел, тышкы ягына да игътибар итәргә кирәк. Матурлыгы эчтәлегенә туры килергә тиеш. Укучыны азмы-күпме хәйләләргә кирәк. Хәзер бит бөтен әйберне төреп бирәләр матур итеп. Эчендәге бүләге кыйммәт тә булмаска мөмкин, ә тартмасы зәвыклырак һәм кыйммәтрәк. Ташларга да кызганыч, үзе бер сәнгать әсәре. Шуңа күрә журналистика ул хәзер – универсаль, басманы журналист белән бергә фотограф, дизайнер бергәләп тудырырырга тиеш.
Мин гомерем буе төсле китап чыгарырга хыялланып йөрдем. 1986 елда беренче тапкыр “Энекәш кирәк миңа” дигән китабым дөнья күрде. 100 мең тираж белән! Һәм аны ике ай эчендә алып бетерделәр. Хәзер бит бөтен җирдә матурлык, халыкка шул кирәк. “Инстаграм”ны да мин шуңа хуплыйм, ул матурлыкка өнди. Кемдер матур киемен күрсәтә, прическасы, макияжы белән мактана. Матурлык вакытлы матбугатта да булырга тиеш, – ди халык язучысы, экс-депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз