Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җитди авырулары булган кешеләр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк
Хәзер наркомания, алкоголизм, кул чуклары, шулай ук күз күреме җитди авырулары булганда машина йөртү тыела.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөртүчеләрнең сәламәтлеге турында белешмәне автомат рәвештә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә җибәрәчәк. Алар медицина күрсәтмәләренә нигезләнеп, машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә гамәлдән чыгара алачак. Бу хакта «Юл хәрәкте иминлеге турында»гы законга төзәтмәләре проектында әйтелә.
Шулай итеп, яңа нигезләмәләр буенча, йөртүчедә транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамый торган авыру барлыгы ачыкланса, кеше медицина тикшеренүе узарга җибәрелә һәм ЮХИДИ автомат рәвештә йөртү таныклыгын гамәлдән чыгара ала. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.
Авыру расланган очракта, йөртүчегә махсус билге куелган таныклык бирәләр. Әгәр авыру турындагы мәгълүмат расланмаса, поликлиникадан электрон белешмәгә нигезләнеп, машина йөртү таныклыгы яңадан торгызылачак. Табиблар йөртүчегә машина руле артына утырырга ярамый дип хәл итсә, ЮХИДИ машина йөртү таныклыгын тулысынча гамәлдән чыгарачак.
Хәзер наркомания, алкоголизм, кул чуклары, шулай ук күз күреме җитди авырулары булганда машина йөртү тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз