news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ИТАР-ТАСС Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның ИТАР-ТАСС җитәкчелеге делегациясе белән очрашуы вакытында әнә шул хакта хәбәр ителде
Скопировать ссылку
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). ИТАР-ТАСС агентлыгы Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, Казанга сәфәр кысаларында республика парламентында булган ИТАР-ТАСС җитәкчелеге делегациясе белән очрашуы вакытында әнә шул хакта хәбәр ителде.
Очрашу башында Дәүләт Советы Рәисе кунакларны кыскача гына Татарстандагы социаль-икътисади вәзгыять белән таныштырды, парламентның структурасы, депутатлар корпусының эше, республикада алып барылган милләтара һәм конфессияара татулыкны саклауга юнәлдерелгән милли сәясәтнең үзенчәлекләре хакында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин ТАССР оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Без республикабыз оешуның әлеге мөһим этабын билгеләп үтү – безнең бурычыбыз, дигән нәтиҗәгә килдек, - диде парламент башлыгы. – Моннан 90 ел элек киң хокуклар һәм автономия алган ТАССР оеша”.
Тулаем алганда, Дәүләт Советы Рәисенең сүзләренә караганда, икътисади кризисның тискәре нәтиҗәләренә дә карамастан, бүгенге көндә Татарстан күтәрелеш кичерә. “Без Бөтендөнья җәйге Универсиадасын түземсезлек белән көтәбез. Ул, Россия Премьер-министры Владимир Путинның сүзләренә караганда, алда торган Сочи Олимпиадасына тон бирәчәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикада эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, күп санда сәнәгать һәм социаль объектлар төзелә”.
ИНО-ТАСС Хезмәтенең баш мөхәррире Алексей Голяевның сүзләренә караганда, Татарстан Россиянең күп кенә төбәкләре өчен үрнәк булып тора. “Миңа халыкара сәясәт журналисты буларак күп илләрдә булырга туры килде. Казанда күргән әйберләр бездә зур тәэсир калдырды, - диде ул. – Республиканың алга таба актив хәрәкәт итүе бөтен нәрсәдә чагыла”. Агентлык җитәкчелеге исеменнән Алексей Голяев ИТАР-ТАССның Татарстан белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салу белән кызыксынуын әйтте.
Аның сүзләренә караганда, ИТАР-ТАССның потенциалы Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлеген һәм республиканың чит илләр белән гуманитар элемтәләрен яктыртуда нәтиҗәле кулланылырга мөмкин. Мәсьәләнең бу рәвешле куелышы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы алдыннан да актуаль төс ала.
ТАСС-Регионы баш мөхәррире Сергей Баженовның сүзләренә караганда, Татарстанда алып барылган сәясәт милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония тудыруга юнәлдерелгән, бу, һичшиксез, федераль гаммәви мәгълүмат чаралары ягыннан тагын да зуррак игътибар күрсәтелүгә лаек. Редакция җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга хезмәттәшлек турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, аны ТАССның Мәскәүдәге офисындагы матбугат конференциясендә катнашырга чакырды. Агентлык вәкилләре шулай ук чит илдәге татар диаспораларының тормышын яктырту һәм тулаем алганда Россиядән читтә яшәүче ватандашлар белән оператив мәгълүмат алмашуны җайга салуга карата да кызыксыну белдерде.
Парламентта узган очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, ИТАР-ТАСС җитәкчелеге вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot