news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Италиянең үзәк өлешендә көчле җир тетрәү булган

Тетрәү үзәгенең 10 чакрым тирәнлектә булуы хәбәр ителә.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Италиянең үзәк өлешендә бүген иртән көчле итеп җир тетрәде, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы. Башта АКШ геология хезмәте җир тетрәү магнитудасы 7,1 балл булуын белдерсә, E FE агентлыгы Италия геофизика һәм вулканология милли институтына сылтама белән ачыклык кертеп, тирбәлеш 6,1 баллы булуы турында мәгълүмат бирә. Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге җир тетрәү магнитудасы 6,6 дип бәяли.

Хәзергә каза күрүчеләр турында хәбәр юк. Италиядә бу атнада булган җир тетрәүләрдә зыян күргән биналарның кайберләренә тагын зыян салынган, җимерелгән.

Җир тетрәүнең үзәге 10 чакрым тирәнлектә булуы турында билгеләп үтелә. Җир тирбәнешләре шулай ук Флоренция белән Римда да сизелә.

Моңа кадәр бу атнада илнең үзәк өлешендә Мачерата провинциясендә бер-бер артлы берничә тапкыр җир тетрәгән, бүгенгесенә караганда әллә ни көчле булмаганга, анысында җитди җимереклекләр күзәтелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100