news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Италиянең мебель компаниясе ТР сәүдә компанияләре белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнә

Бу хакта “Calligaris” компаниясе вәкилләре белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда сүз булды

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Италиянең “Calligaris” мебель компаниясе сәүдә үзәкләре, кунакханәләр, кафе-рестораннар, җәмәгать учреждениеләре өчен конкрет проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстанның мебель базарында эшләүче сәүдә компанияләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә ниятли. Бу хакта әлеге компания вәкилләре белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда сүз булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Бүген Италия мебель компаниясе вәкилләре Яшел Үзәндә “Идел буе фанера-мебель комбинаты” ЯАҖ җитәкчелеге белән очраша.

Италиянең “Calligaris” мебель компаниясе продукциясе дөньяның 70 илендә сатыла. Ул ел саен 6 дистәгә якын яңа продукция тәкъдим итә. Компаниянең максаты- уңайлы бәядән сыйфатлы мебель проектлау һәм җитештерү. Аның еллык әйләнеше 100 млн. евродан артык. Компания продукциясенең сыйфатын билгеләүдә дизайн алдынгы урынны били.

Россиягә килгәндә, бүгенге көндә илдә мебель җитештерү белән 6000 нән артык предприятие шөгыльләнә. Аларның зур өлеше кече һәм урта бизнеска карый. РФ Мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе мәгълүматларына караганда, илнең мебель базарында соңгы 5 ел эчендә еллык үсеш уртача 20 процент тәшкил иткән. Әмма икътисади кризис бу тармакны да читләтеп узмаган. Аның йогынтысында узган ел базарда җитештерү уртача 35 процентка, кайбер төбәкләрдә 60 процентка төшкән. Кризиска кадәр Россия базарының 55 проценты читтән кертелгән мебель өлешенә туры килде. Узган ел аның күләме 15 процентка кимегән. Татарстанга килгәндә, бездә мебель җитештеүче предприятиеләр саны 2 дистәдән артык. Аларның 90 проценты- кече бизнес предприятиеләре. 2009 ел йомгаклары буенча, республикада мебель сәнәгатендә җитештерү күләме 830 млн. сум тәшкил иткән. 2008 ел белән чагыштырганда, җитештерү 40 процентка төшкән. Икътисади кыенлыклар предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә һәм эшләүчеләр санына да йогынты ясаган. Ауропа стандартлары буенча мебель җитештерүче “Идел буе фанера-мебель комбинаты” республикада төп мебель җитештерүче санала. Продукциясенең 95 процентын экспортка озатучы бу предприятие продукциясенә кризис нәтиҗәсендә тышкы базарда заказлар кимегән. Ә эчке базарда сорау кимүгә төзелеш күләме кимү йогынты ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot