news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Италиядә Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка концерт куярга рөхсәт ителмәгән

Италиядә Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка концерт куярга рөхсәт ителмәгән
Фото: © «Татар-информ»

Италиядә опера җырчысы, Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка концерт куярга рөхсәт ителмәгән, аның чыгышын гамәлдән чыгарганнар. Бу хакта x (элек Twitter) социаль челтәрендә Европарламент вице-президенты Пина Пичерно хәбәр итте.

«Абдразаков ди Верона аренасында чыгыш ясамаячак», - дип язган сәясәтче.

Илдар Абдразаков Верона филармония театры сәхнәсендә Вольфганг Амадей Моцартның «Дон Жуан» операсында 2026 елның 18, 21, 23 һәм 25 гыйнварында җырларга тиеш иде.

Әмма филармония театры кыш көне тамашаларны оештыру өчен куллана торган «Арена ди Верона» фонды Россия җырчысының чыгышын гамәлдән чыгарган. Мәдәният учреждениесендә әлеге хәлне ТАСС хәбәрчесенә шәрехләүдән баш тартканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot