news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага Польша һәм Литва дәүләтләре, Мәскәү Владимир, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләре аша килгән.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Италиядә яшәүче ир белән хатын үз хыялын чынга ашырган һәм велосипедларда Россиягә кадәр барып җиткән. Моның өчен аларга 72 көн кирәк булган. Сәяхәтчеләр Түбән Кама шәһәрендә дә тукталыш ясаган. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага велосипедларда Польша һәм Литва дәүләтләре, Мәскәү Владимир, Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләре аша килгән. Татарстанда сәяхәтчеләр беренче тапкыр чын самавырдан чәй эчкән һәм милли ризыклар белән сыйланган.

Алар 7 май көнне юлга кузгалган. Түбән Камада сәяхәтчеләр Рәис Шәеховлар гаиләсендә (аны халыкара сайтта тапканнар) тукталган.

Туристлар кирәкле бөтен әйберне үзләре белән алган. Велосипедның авырлыгы барлык кирәк-яраклар белән бергә 22 килограммга җитә. Көненә сәяхәтчеләр уртача 40 евро сарыф итә.

Алга таба Елена белән Андреа Монголия һәм Кытайга, аннары Австралиягә юл тотарга ниятли.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100