news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Италиядә узган күргәзмәдә Татарстан экспозициясен югары бәяләделәр

Күргәзмәдә катнашучылар арасында Карелия Республикасы, Калининград, Свердловск, Ленинград, Төмән, Липецк, Тула өлкәләре дә булган.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Римда урнашкан Россия фән һәм мәдәният үзәгендә “Матурлык күптөрлелектә” дигән Россия төбәкләре сәнгать сувенирлары күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы экспозициясенә халык сәнгать кәсепчелеге иң яхшы үрнәкләре (күн эшләнмәләр, милли киемнәр һ.б.) дә тәкъдим ителгән.

Безнең осталарның эшләрен Россиянең Италиядәге илчелеге, Римдагы Россия фән һәм мәдәният үзәге, шулай ук РФ Мәдәният министрлыгының Туристлык һәм төбәк сәясәте департаменты вәкилләре бик югары бәяләгән.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында Карелия Республикасы, Калининград, Свердловск, Ленинград, Төмән, Липецк, Тула өлкәләре дә бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot