news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Италиядә узачак Vl Татар мәдәнияте фестивале Илһам Шакировка багышлана

Чарага Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чакырулы.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Италиядә узачак Vl Татар мәдәнияте фестивале танылган җырчы, Татарстанның һәм Россиянең Халык артисты Илһам Шакировка (1935-2019) багышланачак. Бу хакта "Италиядә татарлар" мәдәни ассоциациясенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Фестиваль 19 сентябрь көнне Рим шәһәрендә узар дип планлаштырыла. Чарага Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чакырулы, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot