news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Италиядә Рудольф Нуриевка багышланган фильм төшереләчәк

Фильмда балетмейстерның дуслары, дөнья балетының күренекле артистлары һәм балет тәнкыйтьчеләре катнашыр дип көтелә.

Италиядә Рудольф Нуриевка багышланган фильм төшереләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Танылган биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев турында Италиядә фильм төшерергә җыеналар. Бу хакта Италия татарлары диаспорасының Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Фильмда Италиядә төшерелгән архив видеоязмалар, Рудольф Нуриевның танылган дуслары белән әңгәмәләр, биюченең кинохроникасы, чыгышларының фрагментлары, шәхси коллекцияләрдән фотосурәтләр һәм архив документлар файдаланылачак.

Шулай ук фильмда балет тәнкыйтьчеләре Милан Экс-Этуаль Карл Фраччи, Серджио Тромбетто, Роберт Балле, Леран Илер,театр рәссамы, сәхнәгә куючы Энцо Фиджерио, кинорежиссер Марио Ланфранки, Италиянең мәдәният институты директоры Ольга Страда, Нуриевның дусты Шарль Жюд, Зур театрның балет солисткасы Светлана Захарова, «Ла скала» театры директоры Александра Перейра һ.б. катнашыр дип көтелә.

Фильмны “Свой Почерк” компаниясе төшерәчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot