news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Италиядә Россия туристлары утырган автобус капланган

Автобус юл кырыена төшеп киткән, чокырга ауган һәм капланган.

Италиядә Россия туристлары утырган автобус капланган
lanazione.it

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Италиядә туристлар утырган автобус капланган. Алар Россиядән килгән кешеләр булган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

"Авария иртәнге якта Сиена белән Флоренция арасындагы юлда булган. Башлангыч мәгълүмат буенча, автобус юл кырыена төшеп киткән, чокырга ауган һәм капланган", диелә бу хәбәрдә.

Авариядә бер хатын-кыз һәлак булган. Ул туристлар төркеменең җитәкчесе булган. Тагын берничә кеше имгәнгән.

Урында белгечләр һәм коткаручылар эшли.

РБК агентлыгы авария вакытында автобуста Россиядән ун кеше булган, дип хәбәр итте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot