news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Италиядә күргәзмәдә Татарстан экспозициясе югары бәяләнгән

Татарстан экспозициясендә халык сәнгать кәсепчелегенең иң яхшы үрнәкләре - күн эшләнмәләр, милли киемнәр кебек экспонатлар тәкъдим ителгән.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Кичә Римда урнашкан Россия фән һәм мәдәният үзәгендә “Матурлык - күптөрлелектә” дигән Россия төбәкләре сәнгать сувенирлары күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы экспозициясенә халык сәнгать кәсепчелегенең иң яхшы үрнәкләре - күн эшләнмәләр, милли киемнәр кебек хезмәтләр тәкъдим ителгән.

Республика осталарның эшләрен Россиянең Италиядәге илчелеге, Римдагы Россия фән һәм мәдәният үзәге, шулай ук РФ Мәдәният министрлыгының Туристлык һәм төбәк сәясәте департаменты вәкилләре бик югары бәяләгән.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында Карелия Республикасы, Калининград, Свердловск, Ленинград, Төмән, Липецк, Тула өлкәләре дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot