news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Италиядә Болонья шәһәрендә шартлау нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, 65 кеше имгәнгән

Болонья аэропорты дирекциясе әлеге вакыйга аэропортның эш режимында тоткарлык тудырмавын әйткән.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Италиянең Болонья шәһәрендә шартлау нәтиҗәсендә бер кеше үлгән һәм кимендә 65 кеше имгәнгән. Бу хакта Corriere della Sera газетасына сылтама белән, "Интерфакс" хәбәр итә.

Зыян күрүчеләрнең кайберләренә ярчыклар эләккән. 14 кешенең хәле бик авыр буларак бәяләнә.

Моңа кадәр шаһитлар Болонья аэропорты районында шартлау булуын, аннан янгын башлануын хәбәр иткән булган.

Repubblica газетасы мәгълүматлары буенча, шартлау йөк автомобиле белән бәрелештән соң булган. Машинага ягулык төялгән булуы ихтимал.

Болонья аэропорты дирекциясе әлеге вакыйга аэропортның эш режимында тоткарлык тудырмавын әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100